АККРЕДИТАЦИЯЛӘНГӘН ТЕРКӘҮЧЕЛӘР
  RU-CENTER (ЗАО «Региональный Сетевой Информационный Центр») – Россиядә ICANN аккредитацияләгән беренче һәм иң эре доменнар теркәүчесе һәм алдынгы хостинг-провайдеры. RU-CENTER доменнар теркәү базарында 2000 елдан бирле эшли һәм 3 меңнән артык доменга хезмәт күрсәтә. Әлеге теркәүчене 68 илдән 550 меңнән артык клиент һәм 8 меңнән артык партнер сайлады. 2012 елда «Рунет Премиясе» нә лаек булган RU-CENTER ның «Дөньяның барлык доменнары» сервисы клиент гаризасы буенча дөньяның теләсә кайсы домен зонасында үзләре теләгән домен исемен теркәү мөмкинлеген тәэмин итә. RU-CENTER региональ вәкилләре офислары Россиянең 29 шәһәрендә бар. Халыкара базарда RU-CENTER Украина, АКШ, Австралия, Германия, Япония, Франция һәм Люксембургта тәкъдим ителә. RU-CENTER ның доменнарны теркәү эшчәнлеге «Альфастрахование» ААҖ тарафыннан иминләштерелгән.
     
  REG.RU – 2006 елдан бирле эшләп килүче Россиядәге иң эре теркәүчеләрнең берсе. Компания 250+ милли һәм халыкара домен зоналарында теркәүне тәкъдим итә һәм шулай ук хостинг, почта, VPS/VDS, физик серверларны арендалау буенча хезмәт күрсәтә, бушаган һәм премиаль доменнарда теркәүне, доменнар кибетен, сайтлар шаблоны һәм башкаларны тәкъдим итә. REG.RU 2 миллионнан артык доменга хезмәт күрсәтә һәм Россиядәге хостинг-провайдерларның ТОП-3 енә керә. 2012 елда REG.RU ICANN халыкара корпорациясеннән аккредитация алды. Компания офислары Россия һәм БДБ илләрендәге 30 шәһәрдә урнашкан.
     
  Webnames.ru – Россия базарында доменнар теркәүчеләр лидерларының берсе, ICANN аккредитацияләгән теркәүче. Аның карамагында 500 меңнән артык домен исеме, 200 мең клиент аңа ышана. Webnames.ru 150 милли һәм халыкара домен зоналарында исемнәр теркәүне тәкъдим итә. Ун ел дәвамында компания актив рәвештә кириллицадагы интернет-адреслар идеясен алга этәрә. Webnames.ru шулай ук теләсә нинди сайтлар өчен ышанычлы хостинглар, VDS, аерымланган серверларны арендалауны тәкъдим итә. Компания офислары Россия, Украина, Белоруссия һәм Казахстандагы 26 шәһәрдә бар.
     
 

Опенпровайдер – Европа базарында Бенилюкс регионындагы электрон сервислар буенча алдынгы теркәүче. Компания 400 дән артык югары дәрәҗәде доменнарны теркәү буенча тулысынча автоматлаштырылган сервис тәкъдим итә, шул исәптән яңа gTLD зоналары, DNS зоналар белән идарә итүне, SSL сертификатларның киң диапазонын, Parallels лицензияләрен, спамны фильтрлау өчен алымнарны тәкъдим итә.

     
  Key-Systems – дөньяда иң уңышлы домен исемнәрен теркәүчеләренең берсе, 1998 елдан бирле эшли. Компания дөньядагы 100 меңнән артык кулланучы һәм 2 мең арадашчы өчен 4 млн. домен исеменә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Key-Systems 1 меңнән артык домен зонасында теркәүне тәкъдим итә, һәм доменнар портфеле арта бара. Теркәү хезмәте атвоматлаштырылган режимда өч махсус портал аша алып барыла: domaindiscount24.com (берәмләп сату), RRPproxy.net (реселлерлар) һәм BrandShelter.com (корпоратив клиентлар). Домен исемнәрен теркәүдән кала порталлар шулай ук SSL сертификатлар, vServers, DNS, хостинг, брендны саклау һәм мониторинг кебек өстәмә хезмәт күрсәтәләр. Key-Systems оешмасвының бүлендек компанияләре бар - Skyway Datacenter GmbH һәм KSregistry GmbH.
     

 

 

Әгәр дә сез .TATAR доменында теркәүче булырга телисез икән, тишле бүлекчәдә тишеле гамәлләр тәртибе белән таныша аласыз монда