.TATAR ЗОНАСЫНДА САЙТНЫ ТЕРКӘҮГӘ REG.RU ТЕРКӘҮЧЕСЕНДӘ 20% ТАШЛАМА
.TATAR ЗОНАСЫНДА САЙТНЫ ТЕРКӘҮГӘ REG.RU ТЕРКӘҮЧЕСЕНДӘ 20% ТАШЛАМА

.TATAR югары дәрәҗәдәге доменны популярлаштыру максатында, REG.RU аккредитацияләнгән домен исемнәрен теркәүче Татарстан Республикасы Көне хөрмәтенә акция үткәрә. 2016 елның 30 августыннан 30 сентябрьгә кадәр .TATAR домен зонасында сайтларны 20 процентлык ташлама белән теркәү тәкъдим ителә.



.TATAR доменының төп өстенлеге: ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЫГЫЗ ИСЕМЕН САЙЛАГАНДА, ЧИКЛӘҮЛӘР ЮК ДИЯРЛЕК! Күпчелек гадәти доменнар мондый мөмкинлекне тәкъдим итә алмый, анда бөтен «тәмле» домен исемнәре әллә кайчан таратылган инде. Домен исеме – уңышка ирешүдә һәм популярлык яулауда зур роль уйный!

Моннан тыш, .TATAR зонасында теркәлгән мәгълүмат ресурслары субъект эшәчәнлегенең милли/региональ характерына ишарә итә. Шуңа күрә .TATAR доменында Татартан территориясендә эшләүче эшкуарларга, милли товарлар яисә истәлекле бүләкләр җитештерүче компанияләргә интернет-ресурсларын урнаштыру файдалы.

.TATAR зонасында КамАЗ (kamaz.tatar), Тимер Банк (timerbank.tatar), Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы (tpp.tatar), Yahoo IT-компаниясе (yahoo.tatar) һәм Microsoft (microsoft.tatar) компанияләре теркәлгән инде. Шулай ук .TATAR доменында Татарстан һәм Россиянең атаклы сәяси эшлеклеләре исемнәре теркәлде: Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Николай Никифоров, Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар.

.TATAR зонасында сайт – Татарстан Республикасы гражданнары, юридик затлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар өчен абруйлы! Үз тормышын һәм эшен Татарстан белән бәйләүче һәркем киртәләрсез һәм файдалы шартларда .TATAR зонасында сайтлары исемнәрен теркәргә мөмкин!

«Мәдәни-лингвистик доменнар тарихы ун ел элек Каталониянең .CAT домены ачылудан башланды. New gTLD программасын кулланып, аның үрнәге буенча башка тел-мәдәни берлекләр һәм тарихи территорияләр -Бретань (.BZH), Уэльс (.CYM), Галисия (.GAL), Баскония (.EUS) доменнарын ачты. Россия дә Европа трендын хуплады һәм ике мәдәни-лингвистик домен теркәде, аларның берсе .TATAR. Татар мәдәнияте вәкилләренең үз домен зоналары булу – горурлык өчен бик яхшы сәбәп һәм виртуаль киңлектә үзләрен тиңләштерү өчен уңай мөмкинлек. .TATAR доменының Татарстан Республикасында һәм аннан читтәге татар телендә сөйләшүчеләргә юнәлдерелгән социаль һәм коммерцияле проектлар өчен дә мөмкинлекләр зур», – диде REG.RU генераль директоры Алексей Королюк.

.TATAR зонасында домен исемен 20% ташлама белән теркәү өчен REG.RU сайтында авторлашуны үтәргә яки теркәлергә кирәк => .TATAR зонасында буш исемне сайларга => заказ процедурасын узарга => заказ расланганч, «Сатып алулар кәрҗине» битендә REGRU-TATAR промокодын кертергә=> заказ өчен түләргә.

Доменны теркәргә

Исемлекекә кире кайту