.TATAR ДОМЕНЫНДА 1 МЕҢНӘН АРТЫК ДОМЕН ИСЕМЕ ТЕРКӘЛГӘН
.TATAR ДОМЕНЫНДА 1 МЕҢНӘН АРТЫК ДОМЕН ИСЕМЕ ТЕРКӘЛГӘН

.TATAR зонасында ачык рәвештә теркәлү мөмкинлеге март аенда башланганнан соң, теркәүчеләргә көненә дистәләп гариза килә. Интернет-ресурсны ачарга теләгән һәркем, планнары .TATAR домены максатларына туры килсә, беренчеләрдән .TATAR зонасында домен исемен теркәргә мөмкин.

Искәртик, Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче булып үзенең .TATAR югары дәрәҗәдәге региональ доменын ачты. Аерым домен киңлеген, “татар интернеты” дип тә атала торган киңлекне булдыру татар милләтенең үзаңын, бай телен һәм мәдәниятын, татар халкының яшәү рәвешен алга этәрүдә ярдәм итәргә тиеш..

.TATAR зонасында Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, шулай ук берничә халыкара, Россия һәм республика предприятиеләре теркәлгәнен билгеләү мөһим.

Бүгенге көнгә теркәлгән исемнәрнең күбесе Татарстаннан гариза бирүчеләрнеке.
Домен исемен теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә яки теркәлү сайтына алдан гариза бирү кирәк.

Исемлекекә кире кайту